Туган як җырчысы

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

"Саулык" социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә туган як шагыйре Егор Васильевич Уткинның тууына 90 ел тулуга багышланган шигърият сәгате үткәрде.

Китапханәче шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, «Человек не может без теплых слов», «Этот день придет», «Бегом-бегом», «На току», «Глухой родник», «Жизнь прожить – не поле перейти» кебек шигырьләрен укыды. Катнашучылар шигырьләренең уйларга, борчылырга, сөенергә мәҗбүр итүе, шагыйрьнең туган якның матурлыгын чиксез яратуы турында белделәр.

Чара тәмамлангач, шигърияткә битараф булмаганнар,  авторның әсәрләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International