"Җәйге каникуллар-яраткан вакыт"конкурс-уен программасы

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

27 июль көнне Татар.Чаллысы мәдәният йортында "Җәйге каникуллар-яраткан вакыт" дигән балалар өчен конкурс-уен программасы булып узды, анда төрле яшьтәге балалар катнашты.

Чараны очрашу дәвамында яңгыраган дәртле, ритмик көйләр бизәде. Күңелле  елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Балалар ике командага бүленеп,төрле биремнәрне үтәп, "сәяхәт"кә киттеләр.Күп кенә конкурслар үтеп, "Компас"командасы җиңү яулады. Барлык балалар да яхшы кәеф алды һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International