Хәрәкәт кагыйдәләре - урамнар һәм юллар кануннары. Аларны һәркем белергә һәм үтәргә тиеш. Безнең һәркайсыбызга урам яки юл аркылы чыгарга туры килә. Без җәмәгать транспортыннан файдаланабыз, кайберләребез велосипедта йөриләр - без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә һәркем кагыйдәләрне белергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Юлларда балаларның иминлеге безнең көннәрнең җитди проблемасы булып тора. Хәрәкәтнең барлык катнашучыларыннан балалар иң тәртипсез җәяүлеләр булып тора. Ел саен юлларда һәм шәһәр урамнарында бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм җәрәхәтләнә.
28 июль көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә балалар «Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек иссеңдә тот " дигән интерактив уенда катнашып, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерә алдылар.