26 июль көнне Монаш мәдәният йорты мәйданында автор җырларыннан торган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда В.Высоцкий һәм В.Цой җырлары яңгырады.
Чара башланыр алдыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре танылган авторларның биографияләрен искә төшерделәр, ә соңрак җыелучылар Степанов Алексей башкаруында аларның җырларын ишеттеләр һәм кушылып җырладылар.
Мондый кичә тыңлаучыларда күңел күтәренкелеге уятты.