«Бөрешле чишмәләре» хәтер кичәсе

2022 елның 29 июле, җомга

27 июль көнне Бөрешле авыл җирлегендә якташ шагыйребез Егор Васильевич Уткинның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бөрешле чишмәләре" исемле хәтер кичәсе узды. Үз шигырьләрендә ул туган җирнең, хезмәт кешеләренең матурлыгын мактаган. Юбилейда шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, авылдашлары, укучылар һәм кунаклар катнашты. 

Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Макаров К.Г., улы Уткин И. Е., җирлек башлыгы Смирнова Л. А., «Победа» ҖЧҖ җитәкчесе Козлов Г. П., авылдашы Кабаева А. П., Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Тимошенко В. М. чыгыш ясадылар. Балалар башкаруында Е.В. Уткинның шигырьләре яңгырады. Кунаклар стеллага чәчәкләр куйдылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да «Ак Чишмә» чишмәсенә барып, музейда булдылар. Очрашу күңелле шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International