"Дуслык елмаюдан башлана!" уен программасы

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Дуслык кешеләр арасында барлыкка килә һәм уртак мәнфәгатьләргә һәм мавыгуларга, шулай ук үзара симпатиягә таяна торган кешенең иң яхшы әхлакый хисләренең берсе булып тора. Дуслык турында китаплар, җырлар язылган, нәфис фильмнар төшерелгән. Нинди матур сүз - "дуслык". Аны әйткәндә шунда ук дустыңны искә төшерәсең, аның белән сиңа уйнарга, яңа китап укырга яки үз серләрең турында сөйләргә кызык.

29 июльдә Татар Чаллысы мәдәният йортында Халыкара дуслык көненә багышланган “Дуслык елмаюдан башлана!” дигән уен программасы узды.

Ике командага бүленеп, балалар "Дуслык" иленә сәяхәткә киттеләр.  Алар «Җиләк-җимешне кем тизрәк ашап бетерә», «Бер аякта», «Сиам игезәкләре»,«Көнгерә», «Бер-береңә ярдәм ит» кебек конкурсларда бик теләп катнаштылар.. Һәркем тырышып үз командасы җиңүен теләде. Бу уеннарда җиңелүчеләр булмады, иң мөһиме - катнашу, яхшы кәеф һәм яшьтәшләре белән аралашу иде. Эстафета ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.
 Әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итик, дуслык кадерен белик, дусларыбызны кадерләп саклыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International