Балалар китапханәсе чираттагы тапкыр «Кама таңнары»приютының мәктәпкәчә төркем балалары өчен үзенең ишекләрен ачты. Китапханәче Е.Назарова «һәркайда яхшылык яши»дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үткәрде.
Барысы бергә игелекнең нәрсә икәне, нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин турында фикер алыштылар, игелекле кешегә хас сыйфатларны атадылар, игелеклелек законнарын аңладылар: башка кешеләргә риясызлык, җирдә тереклеккә зыян китермичә, әйләнә -тирәдәгеләр белән әдәпле аралаша белү,
Балалар рәхәтләнеп “Яхшы сүзләр әйт” уенын уйнадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм А. Бартоның «Вовка добрая душа» дигән шигырен тыңладылар. Ахырда "Просто так" мультфильмын карадылар.