"Карбыз көне " бәйрәме

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Август аенда зур һәм татлы җиләк - карбыз үзенең бәйрәмен билгеләп үтә. Бу шикәр гигантын җәйге хуш исе, тәмле тәме, эссе һава шартларында сусауны яхшы баса алу сәләте өчен бәялиләр. 3 август көнне Камай авыл мәдәният йортында "Карбыз көне" бәйрәме үткәрелде. Балалар карбызның ватаны - Көньяк Африка икәнен, анда ул әле дә кыргый кыяфәттә очравын белделәр. Ә тагын бик күп тәмле ризыклар пешерергә мөмкин икәнлеген белделәр. Дөньяның төрле илләрендә карбыз һәйкәлләре урнаштырылган. Өлгергән һәм баллы карбыз сайларга өйрәнделәр. Шулай ук карбызлар шакмак, пирамида формасында, сары йомшак, төшсез бик кесчкенә карбызлар була. Соңыннан интеллектуаль тематик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Балалар чын күңел күтәренкелеге һәм дәрт алдылар. Карбыз белән күңелле булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International