Шашка буенча ярышлар

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

3 август көнне Ижевка авыл мәдәният йортында шашка буенча ярышлар булып узды.

Шашкалар-гадәти һәм искиткеч уен, ул барышлар турында уйларга, көндәшнең гамәлен анализларга өйрәтә. Бу-интеллектуаль һәм шәхси стратегияләр ярышлары. Мондый уеннар пөхтәлек, гамәлләрдә эзлеклелек, оттырган вакытта үпкәли белмәскә өйрәтә. Шашка буенча ярышның барлык этапларын да уңышлы үтү өчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан башлангыч эш алып барылды.:
  - шашка уены күнекмәләрен һәм белемнәрен формалаштыру;
- балаларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;
 - логик фикерләүне, хәтерне, күзәтүчәнлекне, тапкырлыкны һәм зирәклекне үстерү;
  - җаваплылык хисе, тынычлык һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү, проблемалы ситуацияләрне хәл итә белү, лаеклы җиңә һәм җиңелә белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International