Тимер юлчылар көне

2022 елның 5 августы, җомга

Тимер юлчылар көне алдыннан Тихоново авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тихоново" тимер юл станциясендә булды һәм хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тимер юл Тихоново авылы халкы өчен төп транспорт төре. Тихоново авыл мәдәният йорты "Тихоново" станциясенә мини-концерт белән бәйрәмчә кәеф һәм күңелле җырлар бүләк итте.

Хөрмәтле тимер юлчылар!  Без сезне чын күңелдән котлыйбыз! Безнең уртак бәхетебез хакына көн саен башкарган катлаулы һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең барлык башлангычларыгыз өчен яшел семафор януын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International