Бөтендөнья светофор көне

2022 елның 5 августы, җомга

5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту, балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, 5 августта Татар Чаллысы мәдәният йортында "Светофор нурларныда" дигән чара узды.
Балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорларның нинди төрләре булуын белделәр, “Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр” викторинасында һәм төрле конкурсларда катнаштылар.
Алынган мәгълүмат укучыларга тәртипле җәяүлеләр булырга һәм юлда күңелсезлекләр булдырмаска ярдәм итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International