7 нче августа Тойма авылы мәчетендә авылыбыз имамы Айрат җитәкчелегендә, китапханәче һәм әбиләр ярдәме белән балалар өчен беркөнлек ял уздырылды. Балаларга ислам дине турында вәгазьләр сөйләнде, саф һавада кызыклы уеннар оештырылды, тәм-томлы мул табын артында күңелле итеп чәй эчтеләр, өйлә намазында катнаштылар. Болар барысы да кыска гына ялны файдалы һәм кызыклы итте. Биредә сабыйларны Аллаһны танырга, яратырга, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, узеңдә күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә өйрәттеләр. Бу көн, матур мизгелләр булып, балалар күңелендә озак сакланачак. Мәчеттә тыңлаган вәгазьләр балалар өчен киләчәк тормышларын корганда да зур ярдәм булуы бәхәссез.

