«Өстәл уеннары дөньясы»

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

10 августта Татар Чаллысы авыл  мәдәният йортында «Өстәл уеннары дөньясы» дип исмеләнгән өстәл уеннары көне узды.

Өстәл уеннары - эрудицияне үстерүнең, сүзлек запасын тулыландыруның, логик фикерләүне яхшыртуның искиткеч ысулы, шулай ук ялны күңелле үткәрүнең дә яхшы ысулы. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары - ул кара-каршы аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы вакытны кызыклы уздыру, азарт, якты хис-кичерешләр бирә. Балалар рәхәтләнеп лото, шашка, сәяхәт, “диңгез сугышы” уеннарын уйнадылар һәм викториналарда катнаштылар. Күңел күтәренкелеге алу һәм дуслар белән бик яхшы үткәрелгән вакыт - менә уеннын нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International