"Баллы бәхет"

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

14 августта Кокшан авыл клубында китапханә белән берлектә  бал спасына багышланган “Баллы бәхет” дигән чара үткәрелде.

Күп еллар эчендә беренче тапкыр кеше күп иде. Балалар да, өлкәннәр дә викторинада катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, балалар шигырьләр сөйләделәр. Урамда балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Самавырдан килгән хуш исле чәй, коймак, бал белән сыйландылар, беркем дә битараф калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International