"Минем яраткан шәһәрем"

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

16 августта Тойма китапханәсендә китапханәче Тойма мәдәният йорты директоры белән Менделеевск шәһәренең 55 еллыгына багышланган “Минем яраткан шәһәрем” дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Чара өчен балалар белән « Шәһәрем, сиңа багышлыйм» дигән тематик папка бизәлгән иде. Анда символика (герб, флаг), Менделеевск муниципаль районы гимны, шәһәребез турында шигырьләр, дидактик уеннар тәкъдим ителде. «Чәчәкләр җый» уенын уйнап, балалар Менделеевск шәһәренең кайсы елда барлыкка килүен, ни өчен рус химигы хөрмәтенә  аталуын һәм шәһәрнең кайбер кызыклы фактлары турында  белделәр. "Картадан авылны тап» уенын уйнаганда, карта буенча Менделеевск районы составына кергән торак пуктларны таптылар. Шәһәр буйлап экскурсия үткәрелде,  шәһәрнең истәлекле урыннары  төшерелгән фотоларны карадылар һәм алар турында кыска гына укыдылар.
     «Шәһәрем, сиңа багышлыйм» тематик папкасын кулланып балалар уен формасында, үзләре дә сизмәстән, туган шәһәре Менделеевск турында белем ала һәм ныгыта алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International