7 августта Монай авыл мәдәният йортында лимонад әзерләү буенча мастер-класс узды.
Мастер-класста балаларның төрле җиләк-җимеш һәм сиропларны кушып, тәм-томнар белән экспериментлау мөмкинлеге бар иде. Пешекчеләр эчемлекне матур итеп бирү мөһимлеге турында искә төшерделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергәләп стаканнарга лимонад салдылар һәм җиләк-җимеш кисәкләре белән бизәделәр.