18 август көнне Ижевка авыл мәдәният йортында алма спасына багышланган утырмалар үткәрелде.
Сәнгать җитәкчесе Лилия Вәлиева сөйләвеннән балалар бәйрәмнең тарихы һәм аңа хас гореф-гадәтләр турында белделәр. Алмаларга аерым хикәя багышланган иде,аның каян килеп чыгуын, нинди сортлар булуын һәм нинди витаминнар белән бай булуын белделәр.
Балалар «Алмалы фантазияләр» викторинасында һәм «Алманы кем тизрәк ашап бетерә», «Алмабелән бәйле комплимент әйт», «Яблочко биюе» дигән күңелле конкурсларда катнаштылар. Ә чара чәй өстәле артында тәмамланды, барысын да алма һәм тәм-томнар белән сыйладылар.