"Мисс Җәй-2022"

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

20 август көнне Камай авыл мәдәният йортында кызлар өчен "Мисс җәй-2022" конкурс-күңел ачу программасы булып узды.

Һәр бирем өчен конкурсантлар жюридан баллар алдылар. Яшь гүзәлләр бик сөйкемле һәм мөләем иделәр. Аларны җитезлектә, тизлектә, логик фикерләүдә һәм иҗади сәләтләрдә көч сынаштылар. "Үзең турында сөйлә", "Дефиле", "Креатив модельер" һәм тагын бик күп кызыклы конкурслар үткәрелде. Чара катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Барлык катнашучылар да биремнәрне бик яхшы үтәделәр һәм барысы да "Җәй гүзәле - 2022"исеменә лаек булды. Безнең барлык кызларыбыз да иң якты, дәртле, күңелле,сөйкемле һәм кабатланмас булып чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International