Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
21 август көнне Ижевка авыл мәдәният йортында «Дәүләт флагы - дан символы" дигән программа үткәрелде.Сәнгать җитәкчесе Л.И. Вәлиева, дәүләт символларының берсе буларак, флагның барлыкка килү һәм раслау тарихы, һәр илдә өч символ: герб, флагы, гимн булуы турында сөйләде. Балалар "Матрешка", "Яулык бизәү" конкурсларында катнаштылар. Әлеге чара балаларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.