"Алма Спасы" конкурс уен программасы.

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

19 август көнне 11: 00 сәгатьтә Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә "Алма Спасы" конкурс уен программасы узды.

Бәйрәмнең төп атрибуты-алма. Балалар "Җептәге алманы аша", "Кем тизрәк?", "Зур һәм кечкенә алманы эләктер" кебек конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Алып баручылар Алма Спасы турында сөйләделәр. Бәйрәмдә балаларны алмадан пешерелгән пирог, алмадан ясалган кайнатма һ.б. белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International