"Алма Спасы" авыл көне

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

19 август көнне Татар Чаллысы авылында «Алма Спасы» дип исемләнгән  авыл көне узды.

Чара православие динендәге Преображение бәйрәменә багышланган, Ул халыкта Алма спасы дип атала.
Бәйрәмдә катнашучыларны район җитәкчесе Беляев Радмир Илдар улы һәм шәхсән үз исеменнән Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сәламләде. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Кузнецова Татьяна Петровна котлады
Киң колач белән Татар.Чаллысы авылында Алма Спас узды, ул Русьтә җәйнең төп бәйрәме дип санала. Мәдәният йорты артистлары башкаруында җырлар, биюләр бәйрәм кәефе тудырды. Һәр номерны тамашачылар алкышларга күмделәр, җырладылар һәм биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Теләүчеләр хуш исле алма белән сыйланып, алма пирогларын татып карый алдылар, ә фотография яратучыларга матур итеп бизәлгән фотозоннар булды.
Йола буенча бу көнне авылның озак яшәүчеләрен, юбилярларны, яшь парларны, армия сафларнына алынучыларны, спонсорларны, шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән рюкзаклар тапшырдылар: 
Авыл көненә конкурслар игълан ителгән иде:
1. "Иң зур (авыр) алма" (249 гр. Екатерина Пономарева).
2. "Иң тәмле алма пирогы" (Нина Рябова).
3. "Иң оригиналь транспорт чарасы". 🛴 🚲 (Колотилов Никита )
Авыл көнен бәйрәм итү матур салют белән тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде, авыл халкына һәм кунакларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International