Россия флагы көне уңаеннан акция

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

22 август көнне Татар Чаллысы авыл мәдәният йортында Россия флагы көне уңаеннан акция узды.

Россия флагы көне-ул россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстәге флаг Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра.
Очрашуда катнашучылар Россия әләменең төсләренең нәрсә аңлатуларын искә төшерделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр. Акция ахырында катнашучыларга дәүләт символлары–шарлар һәм өс тәсле тасмалары булган атрибутлар таратылды. Теләүчеләр зур флаг фонында фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International