«Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм «Саулык" социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма базасында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты белән очрашу узды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча социаль яклау категориясенә караган гражданнар белән тематик очрашулар оештырылды.

Бүген «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм «Саулык" социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма базасында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Г.Закирова  белән очрашу узды.

Рәдинә Гомәр кызы социаль хезмәтләр алучыларга һәм учреждениеләр хезмәткәрләренә вируслы инфекцияләрне профилактикалау, кулланучылар хокуклары, товар чегы югалган очракта товарны ничек кире кайтару, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм ничек алыштыру турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International