22 июнь көнне Монаш авыл мәдәният йортында Россия дәүләт флагы көненә багышланган "Дәүләт флагы-дан символы" дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.
"Тарихи", "География", "Символик", "Хәрәкәтле" исемле станцияләрдзн торган квест-уен балаларга бик ошады.
Ә бер баланың "Дәүләт учреждениеләреннән тыш, флагны кайда күрергә мөмкин?" дигән соравына мәдәният йорты хезмәткәрләре флагның мөһимлеген һәм әһәмиятен ачык күрсәтергә булдылар. Балалар белән бергә Татарстан белән Удмуртия чигенә сәфәр оештырдылар. Анда Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы символикасы белән таныша алдылар.