"Минем Татарстаным"

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

30 нчы август көнне Иске Гришкин мәдәният йорты каршында китапханә белән берлектә балалар өчен "Минем Татарстаным" дип исемләнгән чара үткәрелде.
Балалар әзерләнгән викторина сорауларына тулысынча эчтәлекле итеп җавап бирделәр.Төрле кызыклы уеннарда теләп катнаштылар .
Бәйрәм чарасының бер өлешендә «Икмәк» һәм «Чикләвек» спассына багышлаган конкурслар оештырылды.
Бәйрәм чарасы күңелле  һәм мавыктыргыч булып, балаларның күңеленә хуш килде. Бик тиздән укулар башлана,аларга уңышлар теләп , мәдәният йортында оештырылган чараларда катнашырга көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International