Татар Тәкәше авылында урам концерты

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татар Тәкәше  авылында урам концертында берничә буын вәкилләре очрашты.
Милләт урамнан башлана. Гаҗәеп күңелле, тирән мәгънәле бәйрәм булды.  Авылда  бер төркем авылдашлар  белән урам бәйрәме – «Капка төбе» оештырдык.  Авылда яшәүче Мансур Сафин баянда татар көйләрен уйнаган, Рамил Гобәйдуллин да гармунда уйнап кунакларны биеткән. Рөстәм Шакиров авылдашларына җырларын бүләк иткән, Илназ Гобәйдуллин авылга багышлап үзе язган җырын тәкъдим иткән. Бәйрәмгә җыелучылар хатирәләрне яңарткан, күмәк уеннарда катнашкан, яшьлек җырларын искә төшергән.

Күрше авылда яшәүче Гизатуллин Илгиз баянда татар көйләрен уйнады,  кунакларны биетте. "Гөлләрем" ансамбль кызлары авылдашларга җырларын бүләк иттеләр.
Алып баручыбыз Ясминур Гали кызы авылдашларны бәйрәм белән котлап үтте. Бәйрәмгә җыелучылар хатирәләрне яңарттты, күмәк уеннарда катнаштылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр.
Үз телебез, туган телебез, татар теле көне буе яңгырады. Миңа калса, телне милләтне, мәдәниятне милләтне саклау менә шундый гади чаралар дан – туган нигездән, туган авылдан, туган урамнан башлана».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International