"Татарстан тасмасы"акциясе

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан халкы республика көне барлыкка килүен бәйрәм итә. Монай авылы мәдәният йорты да бу көнне читләтеп узмады һәм гадәттәгечә авыл урамнарында "Татарстан тасмасы" акциясе үткәрде.

Татарстан Республикасы дәүләт флагының яшел төсе - язгы яшеллек, ислам төсе, яңарыш; ак төс - чисталык төсе; кызыл төс - җитлеккән, энергия, көч, тормыш дигәнне аңлата. Икенче версия буенча, яшел төс республикада яшәүче этник татарларны, ә кызыл төс русларны аңлата. Ак полоса алар арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International