"Белем иленә рәхим итегез" уен программасы

2022 елның 2 сентябре, җомга

1 сентябрь - яңа уку елының бу шатлыклы көнендә Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Белем иленә рәхим итегез" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.

Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр һәм күңел ачтылар. Чара кызыклы, күңелле һәм тәрбияви үтте. Соңыннан барысы да тәмле татлы карбыз белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International