"Безгә тынычлык кирәк"

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьдә Ижевка авыл мәдәният йортында Ижевка урта мәктәбе укучылары өчен террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган тематик сәгать үткәрелде.

Әлеге чараның максаты балаларның игътибарын террорчылык актларын кылуны профилактикалау максатында уяулык күрсәтү зарурлыгына юнәлтү, теракт корбаннарына карата шәфкатьлелек хисе формалаштыруга ярдәм итү иде.
      Балаларга «террор», «террорчылык» төшенчәләре турында сөйләнде һәм  моның нәрсәгә китерүе турында аңлатылды.  Шулай ук теракт янаганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International