Бүген Менделеевскида төзелеш объектлары буенча күчмә киңәшмә узды. Озак елларга сузылган стадиондагы эшләр төгәлләнгән диярлек. Бу хакта Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев үзенең телеграмма-каналында сөйләде.
"Хәзер стадиондагы төп нәрсә-төзекләндерү. Без агач утырта башладык. Шулай ук киңәшмәдә спорт мәктәбен ачу форматы турында да фикер алыштылар. Тиздән спорт белән һөнәри шөгыльләнергә теләгән балалардан гаризалар кабул итә башлыйбыз. Стадион төзелеп кенә калмавы, аның эшләве, кешеләргә хезмәт итүе мөһим", - дип билгеләде Радмир Беляев.
Шулай ук велосипед инфраструктурасын үстерү буенча эш тәмамланып килә. Искәртеп узабыз, узган атнада Менделеевскида «Аммоний» химия комплексы ярдәме белән беренче 3 километрга сузылган велосипед юлы ачылды.
"Бурыч-20 сентябрьгә кадәр велосипед инфраструктурасы буенча булган кечкенә кимчелекләрне бетерү. Велосипед юллары янында яктырткычлар урнаштырырга кирәк дигән карар кабул иттек. Барлык караңгы участоклар яктыртылсын өчен, тагын 120 яктырткыч өстәрбез. Велосипед инфраструктурасы буенча эшләрне шәһәр файдасына башкарып бетерәчәкбез", - дип сөйләде Менделеевск районы җитәкчесе.
Шулай ук 15 сентябрьгә кадәр Менделеевскида йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланачак. Радмир Беляев сүзләренә караганда, бигрәк тә йортларның фасадларын яңарту өлешендә, .ремонтның яңа форматлары кертелгән,