Менделеевскида күптән көтелгән Д. И. Менделеев исемендәге стадионны ачу тантанасы булды.

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген Бөтенроссия йөгерү көнендә тантаналы рәвештә спорт объектын ачу булды.

Әлеге стадион төзелеше 2017 елда башланган, 2018 елда эшләр туктатылган. Агымдагы елда Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев инициативасы,  Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Спорт министрлыгы ярдәме белән төзелеш тәмамланды.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рашат Фәизов һәм стадион директоры Сергей Лисютин чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Стадион директоры Сергей Лисютинга һәм яшь футболчы Камил Сулгатовка символик ачкыч тапшыру дулкынландыргыч вакыйга булды.

Шулай ук төзүчеләрне бүләкләү һәм ТР спорт министры урынбасарыннан стадион өчен спорт инвентарьлары һәм җиһазлары алу өчен 50 000 сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

Аннан соң стадионда 800 дән артык кеше кросста катнашты: шәһәр һәм район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шәһәр һәм районның актив халкы.

Ярышка старт бирү хокукы Радмир Беляев һәм Алмаз Миңнегуловка бирелде. Алар   башка катнашучылар белән бергә 1 чакрымнан артык кросста катнаштылар

Шуннан стадионда «Химик» 2010 һәм «Аммоний» 2011 командалары арасында иптәшләрчә футбол матчы узды. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев беренче булып тупка типте. 

Хакимият командалары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында иптәшләрчә матч ачылды. Администрация командасы 5:4 исәбе белән җиңде, ә команданы Радмир Беляев җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International