Менделеевскида "TATAR HACK"циффрлы чишелешләр эшләү буенча бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «TATAR HACK» циффрлы чишелешләр эшләү буенча бәйге үткәрелде.

Татарстан Республикасында циффрлаштыру елы кысаларында узган бәйге  Башкарма комитет тарафыннан "Таттелеком"ГАҖ генераль партнеры ярдәмендә IT-парк белән берлектә оештырылды. Анда район мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 12 команда үз проектларын эшләүдә  көчләрен сынадылар. Барлык проектлар да Менделеевск районында тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Ачылу тантанасында укучыларны район башлыгы Радмир Беляев сәламләде. Шулай ук чараның генераль партнеры вәкиле, Алабуга МРУЭСЫ, Яр Чаллы ЗУЭСЫ "Таттелеком" ҖАҖ җитәкчесе Айдар Фатыйхов һәм IT-паркның әйдәп баручы проект менеджеры Аяз Сәрвәров дәрәҗәле кунаклары булдылар.

Укучылар көне буена эшкә чумдылар. Аларга   IT-парк белгечләре ярдәм итте.

Соңыннан проектларны яклау, фикер алышу һәм иң яхшыларны билгеләү узды. Һәр команда үз проектларын тәкъдир итте. Укучылар IT-технологияләр ярдәмендә районда мәдәният, балаларның ялын, өстәмә белем һәм туризмны ничек үстереп булуын күрсәттеләр.

Ахырда җиңүчеләр билгеләнде.

IT - паркның җиңүчесе-7нче мәктәпнең  "Mendel Bike" мәктәбе командасы, призерлары- 3нче мәктәпнең "Гид-путеводитель МН" командасы һәм Песәй урта мәктәбенең "К бабушке в деревню" командасы булды

"Таттелеком" ГАҖнән җиңүче булып 1 мәктәпнең "Ритм"  командасы, призерлар -  ның 1 мәктәпнең "Recreation" командасы һәм 1  нче гимназиянең "Социальный Менделеевск"  командасы танылды. Җиңүчеләр командасында катнашучылар оештыручылардан һәм партнердан призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International