«Минем шигырьләрем үз юлын табачак..."

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

10 октябрьдә үзәк китапханә 1нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Марина Ивановна Цветаеваның тормышына һәм иҗатына багышланган «Минем шигырьләрем үз юлын табачак..." дигән әдәби – музыкаль сәгать үткәрде.

Катнашучылар Марина Цветаева биографиясе белән генә түгел, аның шагыйрь буларак тормыш юлын да белделәр. «Красной рябиной…», «Моим стихам…», «О, слезы на глазах…...» шигырьләре укылды. Автор шигырьләренә язылган романслардан Алла Пугачева, Валентина Пономареваның  музыкаль видеоязмаларын карарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International