Игелекле китаплар илендә

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасы сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты.

Алар кызыксынып барлык күргәзмәләрне карадылар, китапханәгә язылу кагыйдәләрен белделәр. Игелекле китаплар арасында үзеңне тәртипле тоту, бер-береңә ярдәмчел, тәмле телле булу кирәклеген төшенделәр. Балалар бик күп тылсымлы сүзләрне барладылар: татарча да, русча да әйтеп чыктылар. Уен-сәяхәт вакытында “тылсымлы урындык”ка утырып, мәрхәмәтле булырга өйрәнделәр, халык әйтемнәрен, шигырьләр тыңладылар, китаплар карадылар. Китапханә дә, "Игелек һәм әдәплелек иленә" сәяхәт тә балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International