Казанда бадминтон буенча " Татарстан Республикасы шәхси Кубогы»ның 3 этабы узды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Казанда  15 октябрьдән 16 октябрьга кадәр бадминтон буенча "Татарстан Республикасы шәхси Кубогы»ның 3 этабы узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 200 дән артык спортчы катнашты.

Ярышларга Казан, Балык Бистәсе, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Кукмара, Алексеевск, Кайбыч, Кама Тамагы, Чистай, Саба районнары, Мөслим, Аксубай, Лениногорск спортчылары килде .

Ярышта 2009 елда туган Мирсәидова Самира һәм  2012 елда туган Мирсәидов Рәхим катнашты.

Безнең спортчылар ялгыз уенда 17-32 нче урыннарны алдылар. Алар арасында Татарстанның иң яхшы 46 спортчысы бар иде.

Катнаш разрядта 64-32 нче урыннарны алдылар.

Парлы разрядта 64-32 нче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International