Менделеевскида керкә балыгы үрчетәчәкләр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары икътисад министры Мидхәт Шаһиәмәтов рәислегендә Менделеевск алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча киңәшмә узды.

Утырышта балык - керкә балыгы җитештерү предприятиесен төзү проекты хупланды. 

Балыклар җитештерүче предприятиене «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә 18 эш урыны булдырырга планлаштыралар. 

«Менделеевск 2019 елда алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе статусын алды. Хәзер бу территориядә 15 резидент эшли, бүген исемлеккә тагын берсе өстәлде, - дип уртаклашты үзенең Telegram-каналында Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев. 

Исегезгә төшерәбез, Менделеевск җәй көне Россиянең Топ-10 моношәһәренә керде. Нәтиҗәлелекнең бер факторы булып районның инвестицияле җәлеп итүчәнлеге танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International