А.Ахунов исемендәге театрда тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган "Караңгыда күренерлек бул" исемле чара уздырдылар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Менделеевск районында профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова тәүлекнең караңгы вакытында үзләрен сак тоту кагыйдәләре темасына балалар белән чара үткәрде.

Башта балалар җәяүленең кем булуын, юлда юл хәрәкәтен көйләргә кем ярдәм итүен искә төшерделәр. Балалар 3 командага бүленде, аларга берничә бирем тәкъдим ителде: 1 нче бирем "Җөмләне дәвам ит" 2 нче бирем «Пазл-юл билгеләрен җый». 3 бирем башланыр алдыннан балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар (фликер) тарихы турында сөйләделәр һәм "Яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында нәрсә белергә тиеш" дигән роликны карадылар. "Караңгыда күренерлек бул" дигән соңгы биремне үтәгәндә балалар өйрәнелгән теманы ничек үзләштерүләрен  һәм фликерларның кая һәм ничек беркетелүен күрсәттеләр.

Ахырда уенга йомгак ясадылар һәм барысына да яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International