14 ноябрьдә "Дөрешкәй" театр коллективы Казан шәһәре сәхнәсендә Менделеевск районын тәкъдим итте һәм "Балакаем" спектаклен күрсәтте.
В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Идел-йорт-2022» театр коллективлары конкурсының иң яхшы спектакльләрен күрсәтү уза. Бәйгенең унике лауреаты спектакльләр күрсәтә. Һәм Тойгуҗа "Дөрешкәй" театр коллективы алар исәбендә!
Спектакльдән соң жюри әгъзалары спектакльне карап, үз фикерләрен әйттеләр. Шундый мөмкинлек өчен рәхмәт! Профессионаллар фикере бик кирәкле! Декабрьдә 6 җиңүче - лауреат һәм Гран-при җиңүчесе билгеләп үтеләчәк.
Аягүрә басып көчле алкышлар өчен тамашачыларга рәхмәт белдерәбез! Алар тиз генә китәргә теләмәделәр! Спектакль өчен рәхмәт әйттеләр! Артистлар белән җанлы аралашу булды! Бу - Тойгуҗа авылы артистлары, гади артистлар өчен зур бүләк!