Менделеевскида пляж проектын халык алдында фикер алышуга чыгардылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевскида булачак пляж концепциясе проекты турында фикер алышу булды. Ул район территориясендә беренчеләрдән булып төзекләндереләчәк. Халык тыңлауларына мәктәп директорларын, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, ТИҮ рәисләрен, Иҗтимагый һәм сәяси Советлар, пенсионерлар берлеге вәкилләрен чакырдылар. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.

"Архитекторлар проектны тәкъдир иттеләр, катнашучылар шунда ук сораулар буенча фикер алыштылар. 
Аларның берсе- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пляжга төшү мөмкинлеге булу.  Территориянең кышкы чорда ничек кулланылачагы да әһәмиятле. Әлегә аны кышкы уеннар өчен мәйданчык итеп карыйбыз - тюбингта шуу, шугалак һәм башкалар», - диде Менделеевск районы башлыгы. 

Булачак ял итү зонасының беренче эскизларын ике атна элек тәкъдим иттеләр. Проект алдагы ике елда гамәлгә ашырылачак. Тыныч Таулар районында төзекләндерелгән территория барлыкка киләчәк. Пляждан һәм яр буеннан тыш, җәяү йөрү зонасы, мунчалар, бассейн, кафе, волейбол мәйданчыгы, кечкенә суднолар өчен парковка булачак. 

Искәртеп үтәбез, Менделеевск районында төзекләндерелгән беренче пляжны берничә этапта төзиячәкләр: 1 этапта 70 миллион сум акча сарыф итәчәкләр һәм 2023 елда гамәлгә ашыралар. Шулай ук проект өстәмә финанслау алу өчен федераль конкурска игълан ителер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International