“ГТО” төбәк операторы Татарстанда яңа ел “СнеГоТОвник” акциясен башлап җибәрә

2022 елның 2 декабре, җомга

“ГТО” төбәк операторы Татарстанда яңа ел “СнеГоТОвник” акциясен башлап җибәрә. Ул ГТО стилендә кар бабай әвәләү буенча урам ярышлары.

Акция барлык муниципаль берәмлекләрдә дә 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уздырыла. Катнашучыларга ГТО стилендә кар бабай ясарга һәм процессны видеога яздырырга кирәк. Һәр районнан иң яхшы видеоролигы конкурсның оештыру комитетына җибәреләчәк. Ул ВКонтактеда районның ГТО рәсми битендә басылачак.

Акциянең җиңүчеләре барлыгы 5 булачак. "СнеГоТОвник" призерларының өчлеге судьялар коллегиясенең тавыш бирүләре белән билгеләнгән, дүртенчесе ВКонтакте видеоролигы астында иң күп лайклар буенча билгеләнәчәк, ә бишенчесен очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлаячаклар (муниципаль район номеры алфавит тәртибе нигезендә билгеләнәчәк). 

Җиңүче барлык командалар ГТО символикасы төшерелгән дипломнар һәм сувенир продукция алачак. Катнашучылар сертификатлар алачак.

Видеороликларга таләпләр:


- Видеоны ВКонтакте социаль челтәрендә муниципаль районның «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы битендә урнаштырырга (бит ачык булырга тиеш);

- видеоролик конкурс шартларын үтәүне үз эченә алырга һәм гомуми дәвамлылыгы 1 минуттан да артмаска тиеш;


- видеороликта кимендә 5 катнашучыга катнашу рөхсәт ителә;


- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;


- видеороликта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, Яңа ел атрибуты (чыршы, мишура, язу һ.б.) булырга тиеш, .

Акциядә катнашырга теләүчеләр үзләренең район ГТО тест үткәрү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Элемтә мәгълүматларын ТР ГТО рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International