"Халык" ансамбле һәм "Үрнәк" ансамбль исемнәре

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы милли китапханәсендә республика һәм Бөтенроссия конкурсларына йомгак ясалды.
Татар Чаллысы авылы мәдәният йортының "Рождественские напевы" рус җыр ансамбле,  Тойгуҗа мәдәният йортының "Дөрешкәй" театр коллективы "Халык" ансамбле исеменә лаек булдылар. Балалар сәнгать мәктәбенең "Шатлык» хореография коллективы һәм   "Дайян Арт-студиясе» балалар вокаль эстрада коллективы "Үрнәк"  ансамбль исеменә лаек булдылар. Коллективлар Казан шәһәрендәге Милли китапханә сәхнәсендә рәсми рәвештә бүләкләнде.

Барлык җитәкчеләрне һәм коллективта катнашучыларны лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

Бүләкләү "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International