Бүген ветераннар советы офисында янә эш кайный.
Битараф булмаган пенсионерлар тапшырган ашамлыклардан мобилизацияләнгән солдатлар өчен 17 тартма тупланган. Аларда ит консервлары, куертылган сөт, беренче ихтыяҗ товарлары, татлы ризыклар, аш җыелмалары брикетлары, ярмалар, шулай ук госпитальләр өчен бәймәләр һәм сөлгеләр аерым тупланган.