«Коммерциягә карамаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы»

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

«2016-2025 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары кысаларында архив эше буенча Татарстан Республикасы   Дәүләт комитеты (алга таба - Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты) «Коммерциягә карамаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы -Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» конкурсларын үткәрә.

2022 елдан башлап, өстәмә номинация кертелде: «Авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы муниципаль архивын комплектлау чыганагы». Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче булырга һәм архив документларын саклауның заманча норматив шартларын булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.


      Конкурслар, уздыру сроклары, катнашучыларга таләпләр турында мәгълүмат, катнашуга гариза формасы һәм анкеталар Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International