4-5 февральдә Казанда “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” күпфункцияле комплексы базасында Татарстан Республикасында “ГТО уеннары” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.
Фестиваль берничә этапта узачак: сайлап алу һәм финал ярышлары. Һәр этапта Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнары командалары катнаша. Һәр команда составына 18 дән 49 яшькә кадәрге 6 кеше керәчәк (VI-VIII баскыч). Сүз уңаеннан, Казан командасы составында Татарстан җыелма командасын 2022 елда Самарада узган уеннарда тәкъдим иткән, “ГТО уеннары” Бөтенроссия фестивалендә катнашкан, Андрей Модин булачак.
“ГТО уеннары”ның тантаналы ачылышы 4 февральдә 11:00 сәгатьтә булачак. Финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы икенче көнне - 5 февральдә узачак. Һәр этапны сынау исемлегенә урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү, канатта күтәрелү кебек ГТО комплексы күнегүләре кертеләчәк. Һәр команда биремнәрне эстафета форматында үтәячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “ГТО уеннары” чемпионнар фестивале “Демография” илкүләм проектын “Спорт - тормыш нормасы” Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Фестивальнең максаты-гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
2022 ел нәтиҗәләре буенча ГТО төбәк операторы порталында gto116.ru миллионга якын кеше теркәлде. Шуларның 340 425е ГТО нормативларын аерым билгеләренә тапшырды.