2023 елның 4 февралендә Түбән Кама шәһәрендә ТР муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» 2023 сайлап алу турының 1 этабы узды (Кама аръягы зонасы).
Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Актаныш, Тукай районнарыннан 100гә якын спортчы катнашты.
«Батыр» спорт мәктәбе тренеры Шәйхулова Тәнзилә Альберт кызы җитәкчелегендә ярышта 5 бала катнашты.
Спортчылар Абдуллин Кәрим һәм Сарамакова Полина 2013 һәм аннан кечерәк төркемнәрдә ялгыз разрядта 2023 елның 11-12 февралендә Казан шәһәрендә узачак "Татарстанның бадминтон өметләре 2023" яшүсмерләр турнирының 1 этабына сайлап алынды.