Менделеевск үзәк район хастаханәсендә ачык ишекләр көне

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Менделеевск район үзәк хастаханәсендә Менделеевск районы укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Очрашуда табиблар өлкән сыйныф укучыларына медик һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләделәр, үзләренең медицинага ничек килүләре турында  уртаклаштылар.

Шулай ук теләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров җиткерде, диплом алганнан соң балалар туган шәһәрләрендә калыр дип ышаныч белдерде. Очрашуның рәсми өлешеннән соң табиблар балалар һәм зурлар поликлиникасында экскурсия үткәрделәр.

Хәзер балаларны максатчан белем алуга документлар әзерләү өчен район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлегендә көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International