Әлфия Когогина Донбасска чираттагы гуманитар йөк партиясен китерде

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина эчә торган су белән гуманитар йөкне Донецк Халык Республикасының Горловка шәһәренә җиткерүне тәэмин итте.

"Азат ителгән территорияләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен китердек. Бу соңгы тапкыр ЛХР янында көрәшүче сугышчылар өчен  бронежилетлар, аяк киеме, квадрокоптерлар, рюкзаклар һәм чатырлар иде. Бүген ул Горловка шәһәре өчен 20 тонна су. Мондый инициативаларны хуплаган Татарстан эшкуарларына һәм яңа территорияләргә илтүне оештырган "Халык фронты"на рәхмәт".

Чаллыдан 1,5 һәм 5 литрлы савытларга ихтыяҗ зур һәм тапшыру өчен уңайлы булган суны балалар социаль үзәгенә, Богоявление соборына һәм гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктына китерделәр.

Элегрәк Әлфия Когогина ЛХР тормышны саклау өчен кирәкле техниканы һәм җиһазларны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International