Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүне исәпкә алу турында

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

​«Сәламәтлек саклауның дәүләт һәм муниципаль системасына керүче һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасында йә мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларында катнашучы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә өстәмә дәүләт социаль ярдәме турында» 2022 елның 31 декабрендәге 2568 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмалары медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү каралган.

Махсус социаль түләү медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә ай саен башкарыла.

Балага айлык пособиегә хокук гаиләнең җан башына уртача кереме күләме яшәү урыны буенча Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта барлыкка килә.

Медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү, бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие хокукын билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International