Бердәм пособие ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балага, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8дән 17 яшькә кадәр булган берничә түләүне берләштерә. Шул рәвешле түләү кагыйдәләре берләштерелә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм, бербөтен системасы тәэмин ителә.
Бердәм пособие кертелгәндә күчеш чоры каралган: 2022 елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр алдагы түләүләрне калдыра яки яңа пособие рәсмиләштерә ала. Иске кагыйдәләр буенча түләүләр алу мөмкинлеге гаиләләрдә хокук чоры беткәнче саклана.
Түләү күләме һәм дәвамлылыгы
Айлык пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм булырга мөмкин:
Төбәктәге балага яшәү минимумының 50% ы-төп түләү күләме;
75% — гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнә;
100% — әгәр балага төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керем дәрәҗәсе бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса.
0 яшьтән 17 яшькә кадәр берничә баласы булган гаиләләргә 17 яшькә кадәр һәр бала өчен пособие түләнә.
Айлык түләү бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
Әгәр дә гариза бала туганнан соң, ләкин 2023 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк түгел, ярты ел эчендә бирелсә, пособие туганнан башлап бирелә, Әгәр дә соңрак булса, мөрәҗәгать итү аеннан, ләкин 2023 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк түгел.