2023 елдан Россия Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексы нигезләмәләренә түбәндәге яңалыклар белән бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде:
- мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде - базаның чик зурлыгы кысаларында хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 %һәманнан югарырак 15,1 %. Пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның иң чик зурлыгы - 1 миллион 917 мең сум;
- гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә мәҗбүри социаль иминләштерүгә эш бирүчеләрнең иминият взнослары. Аларның ана булу, декрет түләүләрен дә кертеп, больница пособиеләрен алу хокукы булачак;
- иминият кертемнәрен түләү сроклары үзгәртелде, шулай ук хисаплылыкны тапшыру сроклары, хисап чорындагы шәхси исәп белешмәләре 2023 елдан башлап белешмәләрнең бердәм формасы составында иминиятләштерүчедән алыначак;
- мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт килешүен туктатып тору күздә тотыла, ә иминият стажына ирекле формированиеләрдә, мобилизацияләү, хәрби хәлнең гамәлдә булу чоры кертелә. Ташламалы тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә, махсус хәрби операциядә катнашу вакыты исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер озак вакытлы стажга кертелә.
Контакт-үзәк ТР буенча РСФ бүлекчәсе
8 800 6-000-000
Интернет ресурслары sfr.gov.ru
www.vk.com/sfr_rt,
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
https://t.me/PFRTATARbot